Ял көннәрендә Татарстанда төнлә кырау көтелә
Туфрак температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.
Атна ахырына Татарстанда төнлә кырау булачак, дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген исә республикада кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар, көчле җил көтелә, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.
18-19 майда республика циклнның тыл өлешендә калачак. Кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, вакыты белән җилнең секундына 15-18 метрга кадәр җитүе мөмкин. Төнлә һаваның температурасы — 3-8 градуска кадәр төшә, көндез 10 градустан 15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар фаразлары буенча, 20 һәм 21 майда да Татарстанда салкын һәм яңгырлы һава көтелә. Төнлә һава температурасы +1дән +6 градуска кадәр булачак, төнлә туфрак һәм һава температурасы урыннары белән -1 градуска кадәр төәшргә мөмкин. Көндез һава температурасы +7-12 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев