Кичә ун кешедән торган призывниклар төркемен Казанга, Татарстан хәрби комиссариатына озаттылар.
Хәзер алар өчен яңа тормыш башлана: Ватан алдындагы изге бурычны үтәү өчен алардан батырлык, ныклык таләп ителә һәм егетләр бу сынауны үтәргә әзер, дип ышанасы килә.
Барлыгы көзге чакырылыш барышында армия хезмәтенә безнең районнан утызга якын егет китәчәк. Алар...
Кичә ун кешедән торган призывниклар төркемен Казанга, Татарстан хәрби комиссариатына озаттылар.
Хәзер алар өчен яңа тормыш башлана: Ватан алдындагы изге бурычны үтәү өчен алардан батырлык, ныклык таләп ителә һәм егетләр бу сынауны үтәргә әзер, дип ышанасы килә.
Барлыгы көзге чакырылыш барышында армия хезмәтенә безнең районнан утызга якын егет китәчәк. Алар армия хезмәтен илебезнең төрле төбәкләрендә үтәләр. Язмыш җилләре кая гына ташласа да, алар туган яклары, якыннары белән элемтәне бервакытта да югалтмый, чөнки өйдә аны сагынып көтүләре солдат тормышы кыенлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәр.
Педагогларга ярдәмгә
1нче шәһәр урта мәктәбе һәм Балалар иҗат мәктәбе базасында укытучылар өчен наркотикларга каршы программаны гамәлгә кертү буенча семинар-практикум оештырылды.
Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, башлангыч класс укытучылары һәм класс җитәкчеләре катнашкан дәресләрне ата-аналар өчен "Уңышка юл" программасы авторы, "Педагогика-психология инициативалары үзәге" директоры Ирина Вахрушева һәм психология фәннәре кандидаты Ольга Мантонина үткәрде. Семинарда бу программа буенча эшләүнең философик, педагогик һәм психологик нигезләре, класс җитәкчеләренең наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча ата-аналар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре билгеләп үтелде.
Әлеге программа буенча киләчәктә дә эшләү өчен укытучыларга күп кенә мәгълүматлар бирелде.
Кызыклы очрашу
Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов ЮНЕСКО/ИКОМ регионара тренинг һәм экспертлар очрашуында катнашты.
Очрашу төрле культуралар арасындагы элемтәдә музейларның социаль һәм белем бирү әһәмиятенә, ЮНЕСКОның 1970-1972, 2003-2005 еллар Конвенциясе принципларын үстерүдәге роленә багышланды. БДБ илләренең музей белгечләре өчен махсус оештырылган чара берничә этапта Мәскәүдә һәм Бөек Ростовта үтте. Программага төрле презентацияләр, фәнни дискуссияләр керде, очрашуда катнашучылар берничә чыгыш тыңлап, тиешле тәкъдимнәр эшләделәр.
Очрашуда тәкъдим ителгән "Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы - ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты" презентациясе очрашуда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Күршеләр концертына чакырабыз
Тиздән Ульяновск өлкәсенең Иске Майна Мәдәният йорты үзешчән артистлары бездә "Көзге мозаика" программасы белән чыгыш ясаячак.
Концертта эстрада студиясе артистлары, шулай ук халык коллективлары - рус халык җырының "Сударушка" ансамбле һәм Любовь Борисова исемендәге театр катнашачак.
Вакытын күңелле итеп уздырырга теләгән һәр кешене 20 ноябрьдә район Мәдәният йортына чакырабыз. Концерт 17.00 сәгатьтә башлана, керү түләүсез.
Викторинада катнашкан өчен
"Колосок" балалар бакчасына йөрүчеләр "Ел фасыллары. Көз" Бөтенроссия белемне арттыру викторинасы лауреатлары булдылар.
Хәзерлек группасына йөрүче Артур Хәмидуллин, Ярослав Кочетков, Олег Семенов, Аделина Баринова дипломнар белән бүләкләнде. Балаларның уңышка ирешүләрендә тәрбияче Вера Осинцеваның да зур өлеше бар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев