Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ветераннарны зурладылар

    Безнең районнан бер төркем ветераннар Республика башкаласына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантанага бардылар. Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантана Казанның Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында булды. Делегация составына сугыш һәм хезмәт ветераннары - Болгардан Екатерина Иванова белән Валентина Полякова, Көектән Фәрдия Гатина, Чәчәкледән...

    Безнең районнан бер төркем ветераннар Республика башкаласына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантанага бардылар. Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
    Тантана Казанның Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында булды. Делегация составына сугыш һәм хезмәт ветераннары - Болгардан Екатерина Иванова белән Валентина Полякова, Көектән Фәрдия Гатина, Чәчәкледән Габделсәет Минсабиров керде.
    Ветераннар өчен зур бәйрәм концерты булды, сый табыны әзерләнде, һәр кешегә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: