Яңалыклар
Урып-җыю эшләренең яртысы тәмамланды
Көннәрнең аяз торуы, яңгырлар булмавы район игенчеләренә урып-җыюны югары темплар белән алып барырга мөмкинлек бирә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бөртеклеләр 20 мең гектардан артык мәйданда суктырылган, бу барлык басуларның 53 процентын тәшкил итә. 60 мең тонна чамасы ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 29,8 центнер тәшкил итә...
Көннәрнең аяз торуы, яңгырлар булмавы район игенчеләренә урып-җыюны югары темплар белән алып барырга мөмкинлек бирә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бөртеклеләр 20 мең гектардан артык мәйданда суктырылган, бу барлык басуларның 53 процентын тәшкил итә. 60 мең тонна чамасы ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 29,8 центнер тәшкил итә (чагыштыру өчен: узган ел бөртеклеләрнең уртача уңышы 20 центнердан артмады).
Игенчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы югары күрсәткечләргә ирешә, анда һәр гектардан 44 центнер чамасы бөртек суктыралар. "Болгар ВЗП" җәмгыятендә уңыш гектарыннан - 36 центнер, "Востокзернопродукт" җәмгыяте һәм Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында 35,5 центнер тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев