Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Район башлыгы Камил Нугаев барлык мөселманнарны 8 августта булачак Ураза гаете белән котлады. Бу изге айда дин кардәшләребез Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанып ураза гамәлләрен үтәделәр, утыз көн дәвамында үзләренең җаннарын һәм тәннәрен сафландырдылар, сабырлык, шәфкатьлелек үрнәкләре күрсәттеләр диелә котлауда. Бу какшамас хакыйкать исламга гына түгел, дөньядагы башка диннәргә дә...

Район башлыгы Камил Нугаев барлык мөселманнарны 8 августта булачак Ураза гаете белән котлады.

Бу изге айда дин кардәшләребез Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанып ураза гамәлләрен үтәделәр, утыз көн дәвамында үзләренең җаннарын һәм тәннәрен сафландырдылар, сабырлык, шәфкатьлелек үрнәкләре күрсәттеләр диелә котлауда. Бу какшамас хакыйкать исламга гына түгел, дөньядагы башка диннәргә дә хас һәм хәзерге вакытта бигрәк тә актуаль булып тора, чөнки нинди диндә булуына карамастан, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт,төрле милләт вәкилләре мәдәниятына, йолаларына хөрмәт белән карау гына дуслык һәм тынычлык белән яшәргә мөмкинлек бирә.

Районыбызның барлык мөселманнарын Рамазан ае тәмамлануы белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу ай тәмамлану белән халкыбыз ураза чыга һәм башкаларга яхшылык кылу, якыннарның, туганнарның хәлен белү, кунакка йөрү, бүләкләр белән шатландыру көннәре башлана.

Халкыбыз бәйрәменең күркәм традицияләре киләчәктә дә Татарстан һәм Россия халыклары тынычлыгын, дуслыгын һәм бердәмлеген сакларга ярдәм итәр, дип ышанам.

Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, дуслык һәм бәхет алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев