Укучылар ЗАГСта экскурсиядә булдылар
Яңалыклар

Укучылар ЗАГСта экскурсиядә булдылар

2нче урта мәктәп укучылары өчен кызыклы экскурсия оештырылды.

ЗАГС бүлегендә алар өчен файдалы мәгълүматларга, тормыштан китерелгән мисалларга, архив материалларына бай булган хокук сәгате уздырылды.  Балаларга оешмада теркәлә торган гражданлык хокукый актлары, архивның ничек формалашуы, никахны теркәү өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеге, фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен үзгәртү өчен ниләр кирәклеген, атаны билгеләү һәм уллыка (кызлыкка) алуның нәрсә икәнлеге, алар арасында нинди аерма булуы турында тулы аңлатма бирделәр.

Экскурсия ахырында укучылар истәлеккә фотога төштеләр.

 

Фото социаль челтәрдән алынды.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Болгар 2 нче урта мәктәп укучылары экскурсия ЗАГС

Нет комментариев