Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Укучылар белән очрашу

    Спас районы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре коррекция мәктәп-интернаты укучылары белән очрашты. Чара гражданлык оборонасы өлкәсендә белемнәрне пропагандалау һәм беренчел практик күнекмәләрне өйрәтү максатында оештырылды. Укучыларга янгын сүндерү машинасын, янгын сүндерүченең киемнәрен карау мөмкинлеге бирелде. Очрашуда сүз шулай ук янгын сүндерү, яна торган объектларга тиз үтеп керү...

    Спас районы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре коррекция мәктәп-интернаты укучылары белән очрашты.
    Чара гражданлык оборонасы өлкәсендә белемнәрне пропагандалау һәм беренчел практик күнекмәләрне өйрәтү максатында оештырылды. Укучыларга янгын сүндерү машинасын, янгын сүндерүченең киемнәрен карау мөмкинлеге бирелде. Очрашуда сүз шулай ук янгын сүндерү, яна торган объектларга тиз үтеп керү өчен тоткарлыкларны юк итү, зыян күрүчеләрне коткару ысуллары турында барды. Кайбер алымнарны хезмәткәрләр укучыларга үзләре күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: