Сишәмбе көнне барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр шәһәр мәчетендә вәгазь укыды, барысын да бәйрәм белән котлады, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның котлавын укыды. Корбан бәйрәме - изге эшләр аркылы безнең туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез белән мөнәсәбәтләребезне, башка милләт кешеләре белән дуслыгыбызны ныгыта,...
Сишәмбе көнне барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр шәһәр мәчетендә вәгазь укыды, барысын да бәйрәм белән котлады, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның котлавын укыды. Корбан бәйрәме - изге эшләр аркылы безнең туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез белән мөнәсәбәтләребезне, башка милләт кешеләре белән дуслыгыбызны ныгыта, диелә бу котлауда.
Вәгазьгә килгән халыкны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов котлады.
Ә Ак мәчеттә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте вәкиле Тимергали хәзрәт Юлдашев бәйрәм уңаеннан намаз үткәрде. Ул барлык халыкка тынычлык һәм иминлек теләп, изге эшләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга өндәде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев