Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган як табигатен саклап

Болгардагы 1 нче урта мәктәп директоры урынбасары Ольга Егорова Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Аның "Спас" дәүләт табигать заказнигы белән берлектә укучыларга экологик белем бирүдәге нәтиҗәле күпьеллык хезмәте әнә шулай бәяләнде.

"Сезнең үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, аларның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрен ныгытуга керткән өлешегез үз эшегезне яратып һәм җиренә җиткереп башкаруыгыз, балаларда туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт уятуның ачык бер мисалы", диелә әлеге рәхмәт хатында.

Шушы ук мәктәпнең дүртенче класс укучысы Кирилл Гусевка Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломы тапшырылды. Әлеге бүләккә ул "Парклар маршы - 2014" республика халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында уздырылучы "Лукоморье" конкурсында катнашуы өчен лаек булды. Кирилл конкурска "Идел" дип аталган шигырен җибәргән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы рәхмәт хаты