Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Төрле мәсьәләләр каралды

    "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиянең региональ сәяси советы узган шимбәдә җәмәгать кабул итү бүлмәсендә районның дистәдән артык кешесен кабул итте. Кешеләр социаль ипотека алу, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү, салым закончалыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук торак төзелеше буенча алданган кешеләр, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү проблемалары да күтәрелде. Шул ук көнне...

    "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиянең региональ сәяси советы узган шимбәдә җәмәгать кабул итү бүлмәсендә районның дистәдән артык кешесен кабул итте.
    Кешеләр социаль ипотека алу, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү, салым закончалыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук торак төзелеше буенча алданган кешеләр, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү проблемалары да күтәрелде.
    Шул ук көнне бу делегация вәкилләре сәяси советның гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү комиссиясе рәисе Василий Логинов җитәкчелегендә Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, "Олимп" универсаль спорт залында булдылар. Алар тренерлар Владимир Борюшкин, Владимир Постников һәм башкалар кул астында шөгыльләнүче яшь көрәшчеләрнең күнегүләрен карадылар.
    Парламентарийлар шулай ук агачлар утырту буенча республика акциясендә катнаштылар һәм "Олимп" янында берничә чыршы үсентесе утырттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: