Тиешле җәзасын алды
Спас район суды шәһәрдә яшәп, моңарчы хөкем ителгән һәм административ чикләүләрне берничә тапкыр бозуда гаепләнгән кешегә карата җинаять эшен карады.
Бу кешегә карата 2019 елның июнендә суд тарафыннан хөкемгә тарту вакыты чыкканчыга кадәр административ күзәтчелек билгеләнгән, кайбер чикләүләр кертелгән. Ул билгеле бер вакыт аралыгында үзе яши торган йорттан чыгып китмәскә, айга ике тапкыр эчке эшләр органнарына килеп теркәлергә, хокук саклау органнары рөхсәтеннән башка урынга бармаска тиеш булган.
Әмма хөкем ителгән 66 яшьлек ир-ат куелган таләпләрне үтәмәгән, моның өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Эшне караганнан соң, суд аны гаепле дип таба һәм шартлы рәвештә 8 айга сынау шартлы белән 8 айга ирегеннән мәхрүм итә.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев