Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Техниканың хәзерлеге тикшерелде

"Болгар Арыш" җәмгыятенең махсус отряды терлек азыгы хәзерләүгә барысыннан да яхшырак әзерләнгән. Моның шулай булуы республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм министрлыкның район идарәсе белгечләре тарафыннан хуҗалыклар арасында уздырылган конкурс нәтиҗәсендә ачыкланды. Булган барлык техника, шул исәптән чит илдә эшләнгән "МакДон" чапкычы һәм "Ягуар" комбайны яхшы итеп ремонтланган, бүген...

"Болгар Арыш" җәмгыятенең махсус отряды терлек азыгы хәзерләүгә барысыннан да яхшырак әзерләнгән.
Моның шулай булуы республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм министрлыкның район идарәсе белгечләре тарафыннан хуҗалыклар арасында уздырылган конкурс нәтиҗәсендә ачыкланды. Булган барлык техника, шул исәптән чит илдә эшләнгән "МакДон" чапкычы һәм "Ягуар" комбайны яхшы итеп ремонтланган, бүген алар агрофирма басуларында тулы көчкә печән чаба. Ваклатылган үләнне дүрт КамАЗ машинасы Кимга ташып тора. Биредә аны махсус технология буенча курганнарга салалар. Яшел массаның бер өлеше моноазыклар әзерләүгә тотыла. Техника төзек булгач тоткарлыкларсыз эшли.
Комиссия икенче урынны Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы азык әзерләүчеләренә бирде. Алар басуга чыгарга тулысынча әзер, малларга кирәк кадәр күләмдә печән туплый алачакларына өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев