Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда милли проект буенча 254 километр юллар төзекләндерәчәк

Бу максатка 8,2 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проект кысаларында Татарстанда 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 8,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге 64 километр юл, ә Казан агломерациясендә — 106 километр, Чаллы агломерациясендә — 77 километр, Түбән Кама агломерациясендә 2 километр юл ремонтланачак.

Әлеге эшләр нәтиҗәсендә норматив таләпләргә җавап биргән төбәк юллары 47 процентка җитәчәк, ә нормага туры килгән шәһәр агломерацияләре юллары күрсәткече 81 процеттан артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев