Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тарихка бергә кереп калабыз!

Болгар ТАССРга 100 ел флагы эстафетасын кабул итте.

Узган чәршәмбедә ТАССРга 100 ел флагын Спас районына алып килделәр. Юбилей байрагын Болгар музей-тыюлыгында каршыладылар. Тантана музей-тыюлык комплексының Истәлек билгесе янында үтте. Ерактан ук күренеп торган бу бина Болгарда 922 елда Ислам дине кабул итү хөрмәтенә төзелде.

Тарих битләренә кереп калачак вакыйгада район халкы белән бергә Болгарга төрле төбәкләрдән килгән туристлар да катнашты.

– Бу вакыйга Татарстанның гына түгел, ә Россия тарихына да кереп калачак, – диде үзенең котлау сүзендә Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев. – Республиканың беренче үсеш еллары шактый авыр һәм катлаулы булды. Ачлык, ялангачлык, авыр сугыш еллары халыкның үзәгенә үтте. Мең төрле кыенлыкларны җиңеп булса да төзелгән республика акрынлап үсте, ныгыды, промышленность предприятиеләре эшли башлады, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, икътисад ныгыды. Элек тә, хәзер дә безнең төп байлыгыбыз булып республикабызда яши торган күп милләтле халкыбыз саналды һәм санала. Төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотынып теләсә нинди проблемаларны хәл иттеләр.

Һәр муниципаль район флагка үзенең герб сүрәте төшерелгән билге куя. ТАССРга 100 ел флагына безнең район билгесен Сергей Тюнев беркетте.

Сергей Иванович шулай ук Болгар музей-тыюлыгына «ТАССРга 100 ел» билгесен куллану мөмкинлеге биргән сертификатны тапшырды.

Реклама

Тантанада катнашкан кунаклар алдында районның үзешчән артистлары чыгыш ясады. Соңыннан теләге булган һәр кеше истәлеккә фотога төште.

Бездән соң флагны Биектау районында көтәләр.

Сүз уңаеннан

Республика шәһәрләре һәм районнары буйлап оештырылган флаг эстафетасы 30 августка кадәр дәвам итәчәк. ТАССРга 100 ел флагы Россия Федерациясенең 8 федераль округында булды, анда инде  татарларның милли-мәдәни автономиясе теркәлгән субъектларның флагы төшерелгән 68 билге урнаштырылган. Республика этабында эстафета 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы аша үтәчәк. Эстафета тәмамлангач, флаг Татарстан Республикасы Милли музеенда урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X