Сыйфатлы орлык – уңыш нигезе
Район Мәдәният йортында "Россельхозцентр" федераль дәүләт учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәткәрләре киңәшмәсе булды.
Киңәшмәдә агымдагы елның алты аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Киңәшмәдә катнашучыларны филиал җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев белән район башлыгы Камил Нугаев сәламләделәр.
Белгечләрнең ясаган докладында орлыкчылык буенча производство эшчәнлегенә кагылышлы булган мәсьәләләр күтәрелде. Орлыкның сыйфатын тикшерү, үсемлекләрнең сорт аермасын теркәү, контрольлек, фитосанитария мониторингы кагыйдәләре - болар һәм башка мәсьәләләр уңышны арттыруда зур роль уйный. Шулай ук филиалның бюджеттан тыш эшчәнлеге мәсьәләсенә, орлык салу өчен складларны әзерләүгә, үсемлекләрне препаратлар белән эшкәртү техникасы эшенә, биопрепаратлардан файдалану һәм башка мәсьәләләргә дә шактый игътибар бирелде. Докладчылар ассызыклап үткәнчә, Спас районы бизнес-планны 102 процентка җиткереп үтәгән. Район башка күрсәткечләр буенча да алда бара.
Киңәшмәдә кайбер җитешсезлекләргә дә тукталдылар, аларны бетерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Башкарылган эшләргә йомгак ясаганнан соң, алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Кунаклар Болгар музей-тыюлыгында да булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев