Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә
Кичә шәһәрдә Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә багышланган митинг булды.
Митинг моннан ундүрт ел элек үзәк китапханә каршына куелган һәм быел реставрацияләнгән һәйкәл янында үтте. Һәйкәлгә репрессиягә эләккән якташларыбызның исемнәре уеп язылган. Узган гасырның бигрәк тә 1937-1938 елларында котырган террордан төрле халык катламнарыннан бик күпләгән кешеләр корбан булды. Интеллегенция вәкилләре, эшчеләр сыйныфы, крестьяннар, хәрбиләр каты сәяси репрессиягә эләктеләр. Бу безнең ил тарихында иң фаҗигале еллар булды һәм моны онытырга хакыбыз юк. Ул елларда Спас төрмәсендә генә дә сәяси яктан гаепләнеп 240 кеше атып үтерелгән. Соңыннан аларның барысы да акланды. Хәзерге вакытта безнең районда гаиләләре репрессиягә эләккән 20 кеше яши. Аларның барысына да халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән азык-төлек пакетлары әзерләнде.
Митингта катнашучылар алдында район башлыгы Камил Нугаев, кадетлар мәктәп-интернаты командир-тәрбиячесе Сергей Ярошевич чыгыш ясады. Аннары гадәт буенча, бер минут тынлык игълан ителде һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев