Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Суны ничек сакларга?

    Балалар иҗат йорты укытучысы Екатерина Ермишина "Хранители воды" дигән Бөтенроссия экология дәресе үткәргән өчен Россия Табигый ресурслар министрлыгы сертификатына ия булды. Чарада беренче урта мәктәпнең башлангыч класс укучылары катнашты. Аларга тематик презентация тәкъдим ителде. Аның нигезендә укучылар өйдә һәм табигатьтә суны саклау принциплары һәм алымнары белән таныштылар. Дәреснең икенче өлеше...

    Балалар иҗат йорты укытучысы Екатерина Ермишина "Хранители воды" дигән Бөтенроссия экология дәресе үткәргән өчен Россия Табигый ресурслар министрлыгы сертификатына ия булды.
    Чарада беренче урта мәктәпнең башлангыч класс укучылары катнашты. Аларга тематик презентация тәкъдим ителде. Аның нигезендә укучылар өйдә һәм табигатьтә суны саклау принциплары һәм алымнары белән таныштылар.
    Дәреснең икенче өлеше уен рәвешендә үтте, балалар "Су белгече" исеме өчен көч сынаштылар. Чарадан истәлек итеп һәр укучыда суны саклау кагыйдәләре язылган китапчыклар калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: