Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сугыш турында җырлар яңгырады…

Районның унлап мәктәбе вәкилләре Бөек Җиңүгә багышланган "Узган сугыш кайтавазы" хәрби-патриотик темаларга багышланган район балалар-яшүсмерләр музыка фестивалендә катнаштылар. Алар башкаруында сугыш һәм сугыштан соңгы еллар җырлары яңгырады. "Вокал-соло" номинациясендә беренче урын Никольск һәм Иске Рәҗәп мәктәпләреннән Анна Федорова белән Рифат Минһаҗевка бирелде. Икенче урында - Рузилә Заһитова, Мария Букарцева, Диләрә...

Районның унлап мәктәбе вәкилләре Бөек Җиңүгә багышланган "Узган сугыш кайтавазы" хәрби-патриотик темаларга багышланган район балалар-яшүсмерләр музыка фестивалендә катнаштылар.
Алар башкаруында сугыш һәм сугыштан соңгы еллар җырлары яңгырады. "Вокал-соло" номинациясендә беренче урын Никольск һәм Иске Рәҗәп мәктәпләреннән Анна Федорова белән Рифат Минһаҗевка бирелде. Икенче урында - Рузилә Заһитова, Мария Букарцева, Диләрә Сафина һәм Гөлинә Хәбибуллина (Иске Рәҗәп, Өчкүл, Ямбакты һәм Чәчәкле мәктәпләре). Өченче урынга исә Юлия Дмитриева, Виктория Стрижова, Анастасия Шемуратова, Радмилла Холмирзоева (Аграмак, Антоновка, Танкеевка, Полянка мәктәпләре) лаек булды.
Вокаль дуэтлар арасында беренче урында Урта Йорткүлдән Алия Вәлиева белән Гөлшат Ибраһимова дуэты һәм Полянкадан вокаль ансамбль.
Иң яхшы башкару осталыгы өчен Ким урта мәктәбюеннән Анастасия Афанасьева белән Вероника Филиппова составындагы вокаль дуэт гран-прига лаек булды.
Фестивальдә мактаулы кунак буларак Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы көрәшкән Александра Прохорова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев