Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Суд залыннан – төрмәгә

Суд тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен Болгарда яшәгән берәүне ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясеннән хәбәр итүләренә караганда, утыз ике яшьлек бу кеше әйбер урлаганы өчен ирегеннән сынау шарты белән ике елга мәхрүм ителгән булган. Шуңа да карамастан, җәмәгать урыннарында исереп йөргән, инспекциягә килеп теркәлү үтәргә дә...

Суд тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен Болгарда яшәгән берәүне ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясеннән хәбәр итүләренә караганда, утыз ике яшьлек бу кеше әйбер урлаганы өчен ирегеннән сынау шарты белән ике елга мәхрүм ителгән булган. Шуңа да карамастан, җәмәгать урыннарында исереп йөргән, инспекциягә килеп теркәлү үтәргә дә ашыкмаган. Өстәвенә, сынау вакытын да ике тапкыр арттырып караганнар. Тик ул барыбер төзәлү юлына басмаган. Шуның өчен аны суд залында ук сак астына алдылар. Бәлки колониядә утырып кайтканнан соң закон таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев