Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Студент отрядлары эшче һөнәрләргә өйрәнәчәк

Татарстан Республикасы студентлар отрядларыннан 390 вәкил эшче һөнәрләре буенча һөнәри әзерлеккә керешәчәк.

Хәтта компьютерлаштыру чорында да «эшче – кирәкле һөнәр» дигән раслау үз актуальлеген югалтмый.

2020 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләре буенча яшьләр һәм студентлар хезмәт отрядларында катнашучыларны һөнәри әзерләүне оештыру тәртибе турында» 2013 елның 18 мартындагы 436 номерлы күрсәтмәсе кысаларында студентларга ташчы, штукатурчы, маляр, арматурчы кебек юнәлешләр буенча түләүсез нигездә һөнәри белем алу мөмкинлеге бирелә.

Уку тәмамлангач, яшьләргә билгеләнгән үрнәктәге таныклык бирелә, ә бу документ аларга җәйге хезмәт семестры вакытында эшкә урнашуда ярдәм итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, берничә ел дәвамында һөнәри компетенцияләрне арттыру максатыннан Татарстан студент отрядлары да шундый ук өйрәтү уза. Һөнәри осталыкларын даими арттыру мөмкинлеге булганга күрә, студентлар ел саен республикада гына түгел, төбәкара һәм Бөтенроссия объектларында да югары нәтиҗә күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев