Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас укучылары үзләренең династияләре турында сөйләделәр

XIIнче төбәкара “Россия династияләре” конкурсына Спас районыннан 15 эш тапшырылды.

Район мәктәпләре бу конкурста актив катнаша. Төрле тикшеренүләр уздыралар, архив документлары, фоторәсемнәр белән эшлиләр. 

“Җиңүчеләрне ачыклау бер дә җиңел булмады. Шуңа күрә бөтен эшләрне Казанга җибәрдек. Алар тарихи фактларга нигезләнеп язылган, байтак серләрне ачарга ярдәм итә. Барысын да игътибар белән укып чыктык, әмма арадан иң яхшысын сайлап алырга кыенсындык”, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова.

Мисал өчен, санаторий мәктәп-интернат укучылары Бураково авылында яшәгән дворян Трубниковлар нәселен тикшергән. Игътибарны җәлеп итә торган кызыклы фактлар, төрле чагыштырулар китерелгән. Балалар әле тагын киләчәк буыннарга хат та язганнар.

Районда танылган табиблар Минвәлиевлар-Базыйровлар династиясенә багышланган эш тә игътибарны җәлеп итә. Китерелгән фактларның барысы да документлар белән расланган. КИМ мәктәбе укучыларының конкурска тәкъдим иткән эше “100 елга сузылган юл” дип атала. Ул КИМ нәсел заводы юбилеена багышланган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев