Спас районында малайлар күбрәк туган
Агымдагы елның алты аенда районда илле җиде бала дөньяга аваз салган.
ЗАГС бүлеге белгечләре билгеләп үтүенчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бер балага күбрәк. Шунысын да әйтергә кирәк, беренчелек малайлар кулында – алар саны утыздан артып китә.
Балаларга Ермак, Злата кебек сирәк очрый торган исемнәрне кушучылар да юк түгел. Популяр исемнәргә Анна, Михаил, Екатерина, Әмир, Марсель һәм башкалар керә.
Узган ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны унөчкә кимегән. Аерылышучылар санының кимүе турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, егерме пар аерылышу турында гариза язган (2018 елның беренче ярты елында – 28). 36 пар яңа гаилә төзегән. Бу узган елгыга караганда дүрткә күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев