Спас районы ЗАГС бүлеге узган елга йомгак ясады
Быел районда кыз балалар күбрәк туган.
Спас районы ЗАГС бүлегендә узган елга йомгак ясадылар. ЗАГС мөдире Гүзәл Низамова сүзләре буенча, районда быел 88 бала туган. Аларның 42-се – малайлар, 46-сы кыз бала. Кызларга Анна исеме иң еш кушылган.
Быел 78 пар никахларын теркәгәннәр. Ни кызганыч, шушы ук ел дәвамында 55 пар аерылышу турында гариза биргән.
2021 елда 2020 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны да арткан. Районда ел дәвамында 393 кеше бакыйлыкка күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев