Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Юрий Барабанов беренчеләрдән булып тавыш бирү участогына килде

    Ул 2552нче сайлау участогында тавыш бирде.

    Спас районында тавыш бирү участоклары эшли башлады. Спас районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Юрий Барабанов беренчеләрдән булып тавыш бирү участогына килде. Ул Спас тармак технологияләре техникумында урнашкан 2552 нче сайлау участогында тавыш бирде.

    –Мин үземнең гражданлык бурычымны үтәдем, – ди Барабанов. – Мөмкинлеге булган һәр кеше сайлауда катнашырга тиеш.

    Шунысын да әйтергә кирәк, тавыш бирүнең беренче көнендә Болгардагы сайлау участокларында иртәнге якта хәтта чиратлар да барлыкка килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: