Реклама
Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе «Казан Экспо» да һәм «РАЦИН» җәмгыяте кырларында узачак.
Спас авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 6-8 июньдә узачак «АГРОВОЛГА-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.
Күргәзмә ике мәйданчыкта оештырыла: «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә һәм «РАЦИН» җәмгыяте кырларында.
Спас игенчеләре күргәзмәдә өч көн дә булачак.
Аларны Россиянең алдынгы аграрийлары катнашында терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча тематик түгәрәк өстәлләр, сөт җитештерү буенча мастер-класслар көтә.
Һәм бу «АГРОВОЛГА-2022»дә узачак чараларның аз өлеше генә.
Күргәзмәдә Спас авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре агротехника яңалыклары, минераль ашламалар өлкәсендәге яңа эшләнмәләр, мәдәни үсемлекләрнең яңа сортлары белән танышачаклар.
Шулай ук спаслылар сөтчелек юнәлешендәге мөгезле эре терлекләрне чыгару буенча II республика конкурсында булачак.
Семушкин КФХ механизаторы Владимир Никифоров исә традицион тракторлар тамашасында катнашачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз