Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы алдынгыларын ызандаш Ульяновск өлкәсе районы башлыгы котлады

Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы башлыгы Василий Половинкин Спас районы хезмәт алдынгыларына үзенең изге теләкләрен җиткерде.

“Спас районы игенчеләре узган ел 165 мең тонна ашлык җыеп алган, дип ишеттем. Без дә сездән калышмаска тырышабыз – Иске Майна районында шулай ук 165 мең тонна һәм әле тагын 800 килограмм бөртек җыеп алуга ирештек. Шулай дип әйтергә генә җиңел, ә бит бу саннар артында никадәр тырышлык, никадәр көч һәм хезмәт ята. Тормышыбызны ямьле һәм нурлы итүче игенчеләр алдында баш иясе килә”, – диде Половинкин. 

Күрше район җитәкчесе календарь битләренә кертелмәгән мондый бәйрәм игенчеләрнең хезмәтен бәяләүдә әһәмиятле роль уйный, аларны яңа җиңүләргә рухландыра, дип тә өстәде.

Василий Геннадьевич барлык спаслыларны кунакка чакырды. Иске Майна район хастаханәсе базасында гемодиализ пункты ачылачагы турында әйтте. Медицина ярдәменнән һәркем файдалана алачак, диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев