Спас районыннан хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре Казанда боз тамашасында булдылар
Кунаклар фигуралы шуу буенча Олимпиада чемпионнары чыгышларын күрделәр.
Кичә 5 гаиләдән 8 бала Евгений Плющенконың «Чемпионнар берлеге» хәйрия боз тамашасында булды.
Шоу Татарстан Республикасы көненә туры китерелде, һәм балалар фигуралы шуу буенча берничә тапкыр Олимпиада чемпионнары булган мэтрларның һәм синхрон шуу буенча команданың искиткеч чыгышларын үз күзләре белән күрә алдылар.
Кунаклар алдында титуллы фигурист, 4 олимпиада җиңүчесе Евгений Плющенко, аның улы – яшь фигурист һәм дөнья шоуларында катнашучы Александр Плющенко, команда ярышларында олимпиада чемпионнары Марк Кондратюк һәм Юлия Липницкая, Европа чемпионы Алена Косторная, Европа чемпионы Дмитрий Алиев, Европа вице – чемпионнары Александр Самарин һәм Макар Игнатов, дөнья команда чемпионаты җиңүчесе Евгений Семененко, "Ангелы Плющенко" академия тәрбияләнүчеләре, халыкара Гран-При сериясе чемпионнары һәм финалистлары Софья Муравьева һәм Вероника Жилина, кече яшь буенча Россия һәм Мәскәү чемпионы Софья Титова чыгыш ясады. Шулай ук балалар синхрон шуу буенча команда, Дөнья вице-чемпионнары Кристал Айс Джуниор чыгышын күрделәр.
Фигуристлар бөек рус композиторлары Чайковский, Рахманинов, Стравинский, Римский-Корсаков музыкасына чыгыш ясадылар.
Шоу Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов катнашында һәм Президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев