Район үзәк китапханәсенең уку залында "Сөембикә" журналы чыга башлауга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлады.
Укучылар арасында зур популярлык казанган журнал тормышында бу зур вакыйганы октябрь аенда билгеләп үттеләр. Күргәзмәдә Сөембикә-патшабикә, аның серле манарасы турында рус һәм татар телләрендә бай материал тупланган. Монда журналның "Заман һәм без", "Мәдәни тормыш",...
Район үзәк китапханәсенең уку залында "Сөембикә" журналы чыга башлауга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлады.
Укучылар арасында зур популярлык казанган журнал тормышында бу зур вакыйганы октябрь аенда билгеләп үттеләр. Күргәзмәдә Сөембикә-патшабикә, аның серле манарасы турында рус һәм татар телләрендә бай материал тупланган. Монда журналның "Заман һәм без", "Мәдәни тормыш", "Хатын-кыз галәме" кебек төп бүлекләре, шулай ук журналны чыгаручылар соңгы вакытта эшләгән ике зур проект - "Бергә гомергә" һәм "Ана булу җиңелме" тәкъдим ителгән.
Нет комментариев