Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Сак булыгыз, мошенниклар!”

Район полиция бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе әнә шушы темага багышланды.

Ул бу айның башында республика Эчке эшләр министрлыгының шул ук исем астында игълан иткән акция кысаларында үтте. Җинаятьчеләрнең хокук бозулары яңадан-яңа форма ала. Мәсәлән, бу зур акча отуыгыз, якын кешегезнең бәлага эләгүе, сезнең номерга ялгыш күчерелгән акчаны кайтарып бирүне сораган СМС-хәбәр булырга мөмкин. Болар барысы да ышанучан гражданнардан ялган юл белән акча сорап алуга кайтып кала. Мошенникларның алдау ысуллары бик күп, шуңа күрә аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Кая да булса акча җибәргәнче, башта мәгълүматны тикшереп карарга тырышыгыз. Телефон буенча бернинди призлар уйнатылмавын һәм акцияләр үткәрелмәвен дә онытмагыз.
Утырышта сүз бу һәм башка мәсьәләләр турында барды. Әгәр сезгә мошенниклар кармагына эләгергә туры килсә, кичекмәстән бу турыда полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Чөнки тизрәк ачыклаган саен, җинаятьчене кулга алу мөмкинлеге дә бермә-бер арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә мошенниклар