Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә 2021 елның 1 апреленнән пенсияләр арта

Пенсияләрнең кемгә һәм күпмегә артачагы турында Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Елена Бибикова сөйләде.

 

Бу язда социаль түләүләрнең артуына беренче чиратта социаль пенсия алуга хокукы, моның өчен тиешле хезмәт стажы булмаган яки түбән пенсия коэффициентлары билгеләнгән кешеләр өмет итә ала. Яшәү минимумының артуын исәпкә алып, пособие 2,6 процентка артырга тиеш.

Сенатор әйтеп үткәнчә, Конституциянең яңа нормалары буенча, федераль гына түгел, ә төбәкләрдәге түләүләргә дә индексация ясалачак. Бибикова сүзләренә караганда, 2021 елдан башлап барлык страховой пенсияләр 6,3 %ка артачак. Аерма узган ел белән чагыштырганда якынча мең сум тәшкил итәчәк. Мисал өчен, пенсиянең уртача күләме 17 444 сум булачак.

“Страховой пенсияләр белән бергә, күп кенә пенсионерлар, шул исәптән инвалидлар, сугышчан бәрелешләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, айлык түләүләр дә ала. Аларга индексация узган елдагы куллану бәяләренең индексы буенча исәпләп чыгарыла. Әлегә арттыру 3,8 процент күләмендә каралган”, - дип аңлатма бирә “Парламентская газета”.

2021 елда пособие алу өчен төп өч нәрсә: пенсия яшенә җитү, ким дигәндә 12 еллап хезмәт стажы һәм 21 пенсия коэффициенты кирәк. Лаеклы ялга вакытыннан алда зарарлы урыннарда эшләүчеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, текстиль производствосы тармагында хезмәт куючылар һәм башкалар чыга ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев