Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Робототехникларның уңышы

    "Регата" балалар техник иҗат станциясендә остаз Николай Фролов җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар Казан федераль университеты оештырган робототехника буенча республика ярышларында беренче урынны алганнар. Ярышта Виктор Фролов, Рамил Курмакаев, Илфат Гыйниятуллин һәм Алексей Гурцев катнашкан. Өлкән яшьтәге укучылар арасында категорияләрнең берсендә Виктор абсолют җиңүче исемен алган, ә икенче ярышта Рамил икенче урынга...

    "Регата" балалар техник иҗат станциясендә остаз Николай Фролов җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар Казан федераль университеты оештырган робототехника буенча республика ярышларында беренче урынны алганнар.
    Ярышта Виктор Фролов, Рамил Курмакаев, Илфат Гыйниятуллин һәм Алексей Гурцев катнашкан. Өлкән яшьтәге укучылар арасында категорияләрнең берсендә Виктор абсолют җиңүче исемен алган, ә икенче ярышта Рамил икенче урынга чыккан. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
    Безнең егетләр ясаган модельләр белән республиканың барлык почмакларыннан килгән тагын сиксән робот көндәшлек иткәнгә, бу уңыш аеруча зур әһәмияткә ия.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: