Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика ярышларында катнаштылар

Картинг буенча безнең район берләшмәсе шәкерте Кристина Гайсина спортның бу төрендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы кубогына үткәрелгән республика ярышларында шактый уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар "ХОНДА-270" һәм "ХОНДА-200" классында үткәрелде, ул Ватан сакчылары көненә һәм 8 Март бәйрәменә багышланды. Республиканың зур шәһәрләреннән килгән 26 спортчы кыз арасында Кристина дүртенче урынга...

Картинг буенча безнең район берләшмәсе шәкерте Кристина Гайсина спортның бу төрендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы кубогына үткәрелгән республика ярышларында шактый уңышлы чыгыш ясады.
Ярышлар "ХОНДА-270" һәм "ХОНДА-200" классында үткәрелде, ул Ватан сакчылары көненә һәм 8 Март бәйрәменә багышланды. Республиканың зур шәһәрләреннән килгән 26 спортчы кыз арасында Кристина дүртенче урынга чыкты. Нәтиҗәдә аны кызлар арасында республика картингчыларының сайлап алу ярышларына чакырдылар, ул агымдагы елның июнь аенда үткәреләчәк. Бу уңышта кызның остазы Александр Алексеевның өлеше зур.
"Регата" балалар техник иҗат станциясе командасы составына шулай ук Анатолий Петрунин, Александр Кутырёв, Максим Афанасьев, Алексей Терехов та керде. Бу юлы алар уртак команда зачётында уңышка ирешә алмасалар да, ярышларда катнашу тәҗрибәсе киләчәктә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярышлар