Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Призер булды

"Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Сабирова узган ел ахырында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен "Тылсымлы куллар" журналы тарафыннан оештырылган республика конкурсының призерлар исемлегенә керде. Ул анда беренче тапкыр гына катнашса да, уңышлы чыгыш ясады. Конкурска ул бакчада тәрбияләнүче балаларның тормышын сурәтләгән берничә фоторәсем тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә эшләренең берсе -...

"Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Сабирова узган ел ахырында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен "Тылсымлы куллар" журналы тарафыннан оештырылган республика конкурсының призерлар исемлегенә керде.
Ул анда беренче тапкыр гына катнашса да, уңышлы чыгыш ясады. Конкурска ул бакчада тәрбияләнүче балаларның тормышын сурәтләгән берничә фоторәсем тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә эшләренең берсе - "Без - мөселман балалары" номинациясендә - икенче урын, ә тагын өч фоторәсем "Минем спортчы буласым килә", "Кечкенә пешекче", "Мин инде зур үстем" номинацияләрендә өченче урыннарны алган.
Фотоларда сурәтләнгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев