Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсияләр арта

Агымдагы елның 1 февраленнән районда яшәүче 5800дән артык кешенең пенсия акчалары арта.

Ул картлык буенча хезмәт пенсияләренә, инвалидлык һәм туендыручысын югалтучылар пенсиясенә кагыла. Хезмәт пенсияләре 6,5 процентка арта. Моның өчен өстәмә рәвештә 3,2 миллион сум акча кирәк.

Агымдагы елның гыйнварына уртача пенсия 8347 сум тәшкил итте. Шул ук вакытта картлык буенча хезмәт пенсияләре уртача 9 мең сумга якын. Инвалидлык буенча 6 мең сумнан артыграк.

Районда 35 процент кеше уртачадан югарырак хезмәт пенсиясе ала. 400гә якын кеше пенсиягә өстәмә ала, чөнки аларның пенсиясе яшәү минимумыннан түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия акчалары арту хезмәт пенсияләре