Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Осталыкларын күрсәттеләр

Кичә район терлекчеләре Никольск авылындагы Андрей Синицын крестьян (фермер) хуҗалыгының терлекчелек комплексы базасында узган традицион конкурска җыелдылар.

Быел иң яхшы машина белән саву операторы булып Илшат Габидуллин хуҗалыгыннан Зөлфия Әхмәдиева танылды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Быел конкурста катнашу өчен унбишләп хуҗалыктан гариза алынды. Алар арасында акционерлык җәмгыяте вәкилләре, гаилә фермасыннан килүчеләр дә бар иде. Шунысын әйтергә кирәк, кайбер терлекчеләр мондый бәйгедә беренче генә катнашмый. Алар узган елларда да үзләрен бары яхшы яктан гына таныттылар.

– Намуслы хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, – диде чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. – Мондый конкурслар бик кирәк, алар алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә ярдәм итә, терлекчеләр бергәләшеп фикер алыша, борчыган проблемалар турында сөйләшә. Барыгызга да уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек телим...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, производство-маркетинг бүлеге консультанты Рәүф Вафин һәм башкалар шулай ук бәйгедә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Узган еллардагы кебек, конкурсантлар башта теория буенча сорауларга җавап бирделәр, ә аннары инде аларга осталыкларын эштә күрсәтергә туры килде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, районның ветеринария хезмәте белгечләре һәм тәҗрибәле терлекчеләрдән торган комиссия төзелде. Конкурсантларның барысы да биремнең теоретик өлешенә тулы җаваплар бирделәр. Сыерлар һәм бозауларны ашатуны оештыру, саву аппаратының төзелеше һәм эшләү тәртибе, терлекчелек тармагына кагылган сораулар – боларның һәркайсы турында төгәл итеп сөйләделәр.

Конкурсның практик өлешен барысы да кызыксынып күзәтеп тордылар. Терлекчеләр берсеннән-берсе уздырып саву аппаратын билгеле бер вакыт эчендә сүтү һәм җыю буенча ярыштылар. Фермада беренче елны гына эшләмәүчеләргә бу операциянең бер кыенлыгы да юк. Әмма аппаратны ашыгып җыйганда көтмәгәндә ялгышып китүең дә бар, жюри әгъзалары да конкурсантларның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп торды. Сүз дә юк, никадәр кеше карап торганда, дулкынлану хисен тиз генә тыя алмыйсың. Шуңа карамастан, Зөлфия Әхмәдиева аппаратны нибары 4 минут 6 секунд эчендә сүтәргә һәм яңадан җыярга өлгерде. Биремне шулай ук Андрей Синицын хуҗалыгыннан Наталья Кузьмина да тиз үтәде һәм икенче урынны алды. Өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарга Равия Абдрахманова (АО “Авангард”), Вера Битунова (Каюм Нургалиев хуҗалыгы) һәм Татьяна Пантелеева (Юрий Спиридонов хуҗалыгы) лаек булдылар.

“Авангард” акционерлык җәмгыяте зоотехнигы Любовь Макарова савым сыерлар арасында аеруча киң таралган авырулар турында сөйләде, аларны кисәтү өчен файдалы киңәшләрен бирде.

Конкурста җиңүчене һәм призерларны “Болгар” кафесында хөрмәтләделәр. Биредә аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Биредә шулай ук районның иң яхшы сөт җыючысы Виталий Фоминны, узган ел Гөлеш поселогындагы үз хуҗалыгыннан 25 тонна сөт тапшырган Галина Воробьеваны да бүләкләделәр. 2018 ел нәтиҗәләре буенча халыктан сөт җыюны иң яхшы оештырганы өчен Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицын да Мактау грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев