Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Оештыру комитеты утырышы

Кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча район оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты. Утырышта доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена...

Кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча район оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты.

Утырышта доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина чыгыш ясады. Ул сугыш ветераннарының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, яу кырында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл яннарын төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча башкарылучы эшләр, истәлек мемориалы урнаштыруга әзерлекнең ничек алып барылуы турында сөйләде. Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова, Иске Рәҗәп мәктәбе укучысы, мәктәп музее экскурсоводы Алсу Гәрәева, "Болгар" эзләнү отряды җитәкчесе, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов урыннарда бу юнәлештә алып барылган эшләр белән таныштырдылар.

Киңәшмәгә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев