Кичәгә Мәдәният йорты мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре, китапханәчеләр чакырылды. Алар алдында "Созвездие" - Йолдызлык 2014" эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады. Алар популяр җырлар, биюләр башкарып, тамашачыларны шатландырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев бәйрәм белән котлап, мәдәният хезмәткәрләренең тормышта бик кирәкле эш башкаруларын билгеләр үтте. Бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.
Нет комментариев