Нәниләр җиңеп чыкты
"Солнышко" балалар бакчасының хәзерлек группасына йөри торган балалары спорт бәйгесендә 2нче урта мәктәпнең беренче класс укучыларын җиңеп чыктылар. Ярышлар тиздән башланачак Олимпия Уеннарына багышланган иде. Программага баскетбол һәм акробатика элементлары белән узышлар керде. Бу уеннар балаларда онытылмас тәэсир калдырды, ахырдан барысына да татлы бүләкләр өләшеп чыктылар. Командалар дипломнар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев