Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Музей-тыюлык кунаклары

    Бу атна башында Болгар музей-тыюлыгына рәсми булмаган визит белән Россия Федерациясенең Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин килде. Делегация составында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Әсгат Сәфәров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин һәм башкалар бар иде. Мәртәбәле кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршы алды һәм озатып йөрде. Алар зур кызыксыну...

    Бу атна башында Болгар музей-тыюлыгына рәсми булмаган визит белән Россия Федерациясенең Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин килде.
    Делегация составында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Әсгат Сәфәров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин һәм башкалар бар иде.
    Мәртәбәле кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршы алды һәм озатып йөрде. Алар зур кызыксыну белән Истәлек билгесе залларындагы экспонатларны, Җәмигь мәчетен, Көнчыгыш төрбәне, Кара пулатны, Кече манараны һәм борынгы Болгарның башка ядкарьләрен карадылар, шулай ук Ак мәчеттә һәм Икмәк музеенда булдылар. Сергей Вадимович мәртәбәле кунаклар китабында язма калдырды һәм тыюлыкка кыйммәтле бүләк тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: