Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион хәйрия акциясе башланды. Ул 18 июньдә старт алды һәм 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Махсус ачылган счетка бу вакыт эчендә теләге булган һәр кеше акча күчерә ала. Бу акчага районның социаль яклау бүлеге белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләрдән быел укырга керергә җыенучы 100 балага мәктәп...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион хәйрия акциясе башланды.
Ул 18 июньдә старт алды һәм 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Махсус ачылган счетка бу вакыт эчендә теләге булган һәр кеше акча күчерә ала. Бу акчага районның социаль яклау бүлеге белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләрдән быел укырга керергә җыенучы 100 балага мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр һәм башка әйберләр сатып алачак.
Әлегә счетка акча аз җыелган. Яңа уку елы башланырга шактый вакыт булса да, акчаны вакытында күчерү яхшырак. Банк счеты реквизитлары:
получатель - государственное автономное учреждение социального обслуживания «Центр социального обслуживания «Рассвет» министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан в Спасском муниципальном районе»; ОАО «АК БАРС БАНК» г.Казань, БИК 049205805, ИНН 1637005094, КПП 163701001, сч. 40603810402240000124, к/сч. 30101810000000000805, лАВ 38716002-ЦСОН Рас.
Моннан тыш, акчаны "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге кассасына да китереп тапшырырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев