Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Үткән ел ахырында район Советының чираттагы утырышы булды, анда төрле мөһим мәсьәләләр тикшерелде. 2013 ел, пландагы 2014 һәм 2015 еллар чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү турында депутатларга финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина хәбәр итте. Бу үзгәрешләргә ясалган экспертиза турында контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов хәбәр итте. Үзгәрешләр гамәлдәге закон нигезендә...

Үткән ел ахырында район Советының чираттагы утырышы булды, анда төрле мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
2013 ел, пландагы 2014 һәм 2015 еллар чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү турында депутатларга финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина хәбәр итте. Бу үзгәрешләргә ясалган экспертиза турында контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов хәбәр итте. Үзгәрешләр гамәлдәге закон нигезендә кертелүе билгеләп үтелде.
Районда юл хәрәкәте иминлеген яхшырту, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның аяныч нәтиҗәсен киметү буенча күрелгән өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Спас районы полиция бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Дмитрий Павлов хәбәр итте. 2013 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре 214 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән, бу 2012 ел белән чагыштырганда 31 процентка артык. 2012 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 кеше һәлак булса, 2013 елда инде бу күрсәткеч 8 кешегә җиткән. Бу саннар күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге теманы юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев дәвам итте.
Район янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Владимир Савельев үз чыгышында халыкны һәм район территориясен табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрдән саклау проблемаларын күтәрде. Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.
Район башлыгы Камил Нугаев сессия эшенә йомгак ясады..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев