Май аенда Татарстан халкын берничә өстәмә ял көне көтә
1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 майда ял итәчәкбез.
Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. ТР Президенты Указы нигезендә, 2021 нче елның 13 нче маенда Ураза бәйрәме игълан ителгән һәм эшләми торган көн булып санала», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала. Майның беренче эш атнасы — дүрт көнгә, ә икенчесе өч көнгә кадәр кыскартылачак. Моннан тыш, 30 апрельдә һәм 12 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев