Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыр эшләре дәвам итә

Район авыл хуҗалык-ларында кыр эшләре актив алып барыла.

Бүгенге көндә механизаторлар шытымнарны карау, пар җирләрен эшкәртү һәм терлек азыгын туплау кампаниясенә әзерлек белән мәшгуль.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сабан культураларын тырмалау – 2700 гектарда, шытымнар буенча 9900 гектарда башкарылган. Чәчүлекләрнең 7200 гектары – корткычлардан, 6300 гектары – үсемлек авыруларына каршы, 33700 гектары чүп үләннәрдән эшкәртелде. Шулай ук яфраклардан – 9700, тамырдан – 17700 гектарда басуларны тукландыру үткәрелде.
Пар җирләрендә дә эш актив алып барыла. Мондый мәйданнарның 6300 гектары эшкәртелгән. 
Пар җирләрендә 18 агрегат хезмәт куя. Бу сезонда күп хуҗалыклар авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартты. Яңа сиптергечләр, тырмалау агрегатлары, дискаторлар, шулай ук чапкычлар, тырмалар һәм пресс-җыйгычлар сатып алынды.
Игорь Планин, Юрий Семушкин, Айсылу Мөхәммәтова, Рафис Мөхәммәтов, Андрей Синицын һәм башка хуҗалыкларда агротехник чаралар үткәрү җайга салынган һәм оешкан төстә бара.
Киләсе атнада район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә керешергә җыеналар. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре фаразлары буенча, быел үләннәр начар түгел. Бу бигрәк тә үләннәр составын яңарту белән ел саен шөгыльләнүче хуҗалыкларда сизелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев