Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыр эшләренә әзерләнәләр

Район агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән конкурс аларның язгы кыр эшләренә әзер булуын күрсәтте. ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов, район башлыгы Камил Нугаев, министрлык һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган комиссия кайбер предприятиеләрдә булып, тракторларның, тагылма инвентарьнең кыр эшләренә чыгарга әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен һәм үсемлекчелек буенча тиешле...

Район агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән конкурс аларның язгы кыр эшләренә әзер булуын күрсәтте.
ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов, район башлыгы Камил Нугаев, министрлык һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган комиссия кайбер предприятиеләрдә булып, тракторларның, тагылма инвентарьнең кыр эшләренә чыгарга әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен һәм үсемлекчелек буенча тиешле чараларны үтәүгә бәя бирде. Нәтиҗәдә беренче урынга "Булгар "Востокзеронопродукт" җәмгыяте чыгып, аларга мөмкин булган 40 баллның 36сы бирелде. Икенче урынга 40 баллдан 34 балл җыеп, Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы чыкты.
Конкурс материаллары ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылып, кызыксындыру чараларын билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев