Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Крылов иҗатына багышланды

Спас районы китапханәсе Иван Андреевич Крыловның тууына 250 ел тулуга багышланган район акциясендә катнашты һәм шушы темага кызыклы һәм файдалы чаралар уздырды.

Крыловның иҗади мирасын халык арасында алга җибәрү һәм саклауны, рус классик әдәбиятына хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган акциядә өч йөздән артык кеше катнашты. 
Чарада катнашучы китапханәләрдә төрле яшьтәге китап укучылары өчен массакүләм әдәби чаралар уздырылды, әдипнең әсәрләре укылды. Мәслән, Приволжск, Антоновка, Аграмак, Красный Вал китапханәләрендә Крылов мәкальләрен кычкырып уку кичәләре үтте, Ямбакты, Урта Йорткүл һәм Бураковода - әдәби сәгатьләр, Ким, Никольск, Иске Рәҗәп һәм Иж-Борискинода – театрлаштырылган әдәби кичәләр һәм әдәби кунак бүлмәләре, Вожи китапханәсендә –башлангыч класс укучылары өчен әдәби уен, Балымерда – рәсемнәр конкурсы, Өчкүл һәм Кузнечихада бөек әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырган, Санкт-Петербургның күренекле Җәйге бакчасына виртуаль сәяхәткә чыгарга мөмкинлек биргән әдәби бәйрәм оештырылды. 
Үзәк китапханәнең уку залында “Алтын көз” клубына йөрүчеләр импровизация кичәсенә җыелдылар. Өлкән яшьтәге китап укучылар кайчандыр мәктәптә өйрәнгән мәкальләрне искә төшерделәр, төрле конкурсларда катнаштылар
Балалар китапханәсендә исә икенче урта мәктәп укучылар өчен әдәби сәгать оештырылды. Чарада укучылар күренекле мәкальләр язучының иҗат юлы, аның тормышы турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары барысы бергәләшеп викториналарда һәм уеннарда катнашып, Крыловның мәкальләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Ахырда укучылар Крылов мәкальләре буенча үзләре ясаган театр импровизациясен күрсәттеләр.
Акциядә катнашучыларның барысы да чараларда теләп катнаштылар һәм үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат белделәр.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X