Конкурста җиңеп чыктылар
Санаторий мәктәп-интернатның җиденче класс укучылары "Имин Интернет" республика видеороликлар конкурсында җиңеп чыктылар. Алар барысы да укытучы Василий Кощеев җитәкчелегендә "ЮТВ" ("Яшь телевидение") студиясендә шөгыльләнәләр. Беренче урынны алар "Иң көлкеле ролик" номинациясендә алганнар. Ә конкурсны үсеп килүче буында Интернет челтәреннән аңлы, имин һәм җаваплы файдалану максатында "Ростелеком" компаниясе оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев