Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкурс дәвам итә

1нче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Гөлгенә Мөхәммәтова "IТ-Чемпион" республика конкурсының "Иң актив укучы" балл-рейтинг номинациясе буенча район этабында җиңеп чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны 2нче мәктәпнең 2 һәм 8 класс укучылары Виктория Горелышева белән Алсу Мөхәммәтова алды. Бүләкләү тантанасы Казанның "Технопарк"ында үтте. Җиңүчеләргә - iPad, башкаларга iPad-mini җайланмалары тапшырылды....

1нче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Гөлгенә Мөхәммәтова "IТ-Чемпион" республика конкурсының "Иң актив укучы" балл-рейтинг номинациясе буенча район этабында җиңеп чыкты.
Икенче һәм өченче урыннарны 2нче мәктәпнең 2 һәм 8 класс укучылары Виктория Горелышева белән Алсу Мөхәммәтова алды. Бүләкләү тантанасы Казанның "Технопарк"ында үтте. Җиңүчеләргә - iPad, башкаларга iPad-mini җайланмалары тапшырылды. Бу конкурс ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков хуплавы белән ТР мәгариф һәм фән, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары тарафыннан үткәрелә, аның максаты - халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру. Безнең районнан конкурста 22 гомуми белем бирү учреждениесе катнаша.
Конкурс дәвам итә. "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының үсеше" номинациясендә укучылар үзләренең иҗади идеяләрен, программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтеп, сервис һәм электрон хезмәтләрнең яңа идеяләрен тәкъдим итә ала. Конкурста катнашу шартлары "ТРда электрон белем бирү" ("Электронное образование в РТ") мәгълүмат системасында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев