Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коллегия утырышы

Узган җомгада безнең шәһәрдә Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта ТРның баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров катнашты, утырышка җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев сәламләде. Утырыш барышында беренче ярты елда әлеге хезмәтнең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Билгеләп үтелгәнчә, соңгы араларда...

Узган җомгада безнең шәһәрдә Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта ТРның баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров катнашты, утырышка җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев сәламләде.
Утырыш барышында беренче ярты елда әлеге хезмәтнең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Билгеләп үтелгәнчә, соңгы араларда теркәтү белән бәйле эшләрнең саны артуы күзәтелә. 5 ай эчендә, мәсәлән, республика буенча 380000нән артык төрле характердагы эшләр теркәлгән. Бу узган елгыга караганда 9 процентка артык. Экстерриториаль теркәү системасы да актив үсә, «Запрос к информационному ресурсу» электрон хезмәте дә популярлаша бара. Югарыда билгеләп үтелгәннәрдән чыгып, әлеге хезмәтнең киләчәккә төп бурычлары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев