Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көнбагыштан мул уңыш алдылар

Иске Рәҗәп авылыннан Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында көнбагыш басуының һәр гектарыннан 20шәр центнер уңыш чыкты.

Әгәр үткән ел һәр гектардан нибары 12 центнер чыгуын исәпкә алсаң, бу яхшы күрсәткеч. Ә тулай җыем 764 тонна булды, бу үткән елдан 300 тоннага күбрәк.

Бу эштә комбайнчылар Ринат Шәйдуллин, Илнур Хөснетдинов, көнбагышны ташып торган Әсхәт Әһлиуллин һәм Ринат Сафиуллин зур тырышлык куйдылар.

Көнбагышның бер өлешен сатканнар, ә бер өлешен май алу өчен эшкәртүгә җибәргәннәр, аны үз эшчеләренә хезмәт хакы исәбенә бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уңыш Иске Рәҗәп