Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кимчелекләр контрольгә алынды

Узган атна азагында район хастаханәсендә «Ак Барс-Мед» иминиятләштерү кампаниясе хезмәткәрләре район халкы белән очрашты. Очрашуга пенсионерлар, пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре килгән иде. Алар барысы да әлеге кампания хезмәтеннән файдалана. Очрашу барышында медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Халыктан район дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгатьләр күп килә. Шуларга ясалган анализ белән таныштырдылар....

Узган атна азагында район хастаханәсендә «Ак Барс-Мед» иминиятләштерү кампаниясе хезмәткәрләре район халкы белән очрашты. Очрашуга пенсионерлар, пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре килгән иде. Алар барысы да әлеге кампания хезмәтеннән файдалана.

Очрашу барышында медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Халыктан район дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгатьләр күп килә. Шуларга ясалган анализ белән таныштырдылар. Табибка күренергә килгән 270тән артык кеше сораштырылган.

Анкетада кабул итү графигының канәгатьләндерү-канәгатьләндермәве, регистратура, лабораторияләр, поликлиника, түләүле медицина хезмәте күрсәтү һәм күп кенә башка мәсьәләләр чагылдырылган. Алынган җавапларга караганда, райондагы хәл республикадагы күрсәткеч белән тигез дәрәҗәдә диярлек. Дөрес, медикларның эшенә тискәре бәя бирүчеләр дә булган.

Очрашуга килүчеләр иминиятләштерүче кампания вәкилләренә сораулар бирделәр. Күбесенчә стоматология хезмәтеннән файдалану, санаторий-курорт дәвалануы, республика үзәкләрендә өстәмә тикшерү үтүгә кагылышлы проблемалар кузгатылды. Хастаханәдә табибка күренү өчен чиратларның зур булуыннан, кайбер белгечләрдән консультация алуның кыенлашуыннан зарланучылар да бар. Барлык кимчелекләр дә тиешле контрольгә алынды.

Иминиятләштерү кампаниясенең клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Минсалих Сәхәпов иминиятләштерелүчеләр, пациентларның хокуклары, стандартлар кертү, дәүләт гарантияләре программалары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев